Үзәк шәһәр китапханәсенең әдәби-туган якны өйрәнү музее 2007 елның 26 апрелендә ачылды. Анда 2 000-нән артык экспонат исәпләнә.
Гомуми экскурсия вакытында килүчеләр шәһәрнең һәм Чаллы төбәгенең КАМАЗга кадәрге чордан алып бүгенге көнгә кадәрге әдәби тормышы белән танышачаклар. Музейның төп экспозициясе күренекле җирле язучыларның тормышы һәм иҗаты, Татарстан һәм Россия Язучылар берлеге бүлекчәләре – Яр Чаллы язучылар оешмалары тарихы, КАМАЗ шагыйрьләре, «автоград» кунагы булган Мәскәү язучылары турында сөйли. Зур урын татар классикларына, шулай ук яшь чаллылыларның әдәби иҗатына бирелгән.
Музейда булып, теләүчеләр шәһәр шагыйрьләренә караган язу машинкасында басарга, кара каләм белән язарга һәм башка бик күп нәрсәләрне эшли алачак.
Музейның йөрәге – М. Җәлил почмагы. Килүчеләр 2-нче удар армия сугышлары урыннарыннан табылган уникаль материалларны күрәчәкләр. Предметлар һәм документлар 1990 елның җәендә Ит Борыны (Мясной Бор) авылы янындагы Үлем үзәнендә Үзәк шәһәр китапханәсе хезмәткәре Р. Хәмидуллина тарафыннан җыелган.
Чара алдан язылу буенча түбәндәге телефоннар аша уздырыла: 7 (917) 283-50-96, 7 (927) 427-43-55. 5 кешегә кадәр шәхси экскурсияләр һәм 6 дан 20 кешегә кадәр төркемле экскурсияләр каралган.