Бөек Ватан сугышы елларында блокададагы Ленинград тарихы һәм тормышы белән безнең якташыбыз, Советлар Союзы Герое, Советлар Союзы Маршалы Леонид Александрович Говоровның исеме аерылгысыз бәйле. Леонид Александрович иң авыр чорда, блокаданың 900 көненнән 670 көнендә, Ленинградны каһарманнарча обороналауга җитәкчелек иткән.
Чарада яшь буын Л. А. Говоровның нинди гаскәр башлыгы сыйфатларына ия булуы, аның гамәлләре һәм карарлары нинди нәтиҗәләргә китерүе турында беләчәк. Балалар гаскәр башлыгының ничә сугыш үткәнен, нинди гаскәрләр белән җитәкчелек иткәнен һәм нинди орденнар белән бүләкләнгәнен ишетәчәкләр. Шулай ук хәрби тактика дәреслекләренә кергән «Искра» хәрби операциясен җентекләп карап чыгачаклар.
Леонид Александрович Говоровның исеме Алабуга һәм Санкт-Петербург шәһәрләрендә һәйкәлләрдә һәм урам исемнәрендә мәңгеләштерелгән. Алабугада 2 нче мәктәп аның исемен йөртә. Ә ленинградлылар Леонид Александровичны «Ленинградны коткаручы» дип атаганнар.
Өстәмә мәгълүмат телефон аша: 8 (8552) 32-71-64.