Чара «Шагыйрь үлеме» шигыре язылуга кадәр булган вакыйгалар турында сөйләүче театраль тамаша белән башланып китәр. Сценкадан соң яшүсмерләр бу шигырьне хор белән укырлар, бу аларга М. Ю. Лермонтовның кичерешләрен аңларга ярдәм итәр.
Мультимедиа презентациясе ярдәмендә яшьләр язучының биографиясе буенча виртуаль сәяхәт кылырлар: алар аның гаиләсе, иҗаты һәм тормышы белән бәйле истәлекле урыннар белән танышырлар. Шулай ук яшьләр Михаил Юрьевичның язу гына түгел, ә рәсем ясарга, балауыз белән сыннар ясарга, берничә чит тел белергә, музыка коралларында уйнарга да оста булуын белерләр.
Катнашучылар Михаил Юрьевич шигырьләренә язылган берничә музыкаль әсәрне тыңларлар: «Тау түбәләре», «Ялгызым гына юлга чыгам...», «Тавышыңны ишетәмме?». Яшүсмерләр язучының тормышы һәм иҗаты турындагы белемнәрен «Лермонтовны үзегез өчен ачыгыз» викторинасында катнашып ныгытырлар.
Кичә «Минем Лермонтов» документаль фильмындагы өзекне карау белән тәмамланыр.
Чарага 8 (8552) 52-69-06 телефоны буенча алдан язылырга кирәк.