1811 елның 11 июнендә рус әдәби тәнкыйтьчесе, публицист, тарихчы һәм әдәбият һәм сәнгать теоретигы, XIX гасыр рус әдәби фикере үсешендә төп роль уйнаган Виссарион Григорьевич Белинский туган.
Тәнкыйтьче тууына 215 ел тулу уңаеннан үткәрелә торган чаралар кысаларында, күргәзмәгә килүчеләр аның биографиясе, шулай ук А. С. Пушкин, М. Ю. Лермонтов, Н. В. Гоголь, А. С. Грибоедов, Н. А. Некрасов һәм башка күп кенә рус классикларының әсәрләренә язылган тәнкыйть мәкаләләре һәм рецензияләр белән таныша алачаклар.
Шулай ук экспозициядә Белинский тарафыннан җентекләп анализланган әсәрләрнең үзләре дә тәкъдим ителәчәк: «Үле җаннар», «Шинель», «Безнең заман герое», «Акылдан бәла» һ.б.