12 июньдә әһәмиятле дәүләт бәйрәме – Россия көне билгеләп үтелә. Бу дата тарихи әһәмияткә ия, чөнки 1990 елның 12 июнендә РСФСР халык депутатларының I съезды Россиянең дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул иткән.
Хәзерге вакытта Россия көне милли бердәмлекне һәм Ватан язмышы өчен уртак җаваплылыкны символлаштыра, ул барлык гражданнар өчен хокукый нормаларга һәм гаделлеккә нигезләнгән ирек бәйрәме булып тора.
Күргәзмәдә Россиягә багышланган басмалар, шулай ук илнең фәне һәм мәдәнияте, рус халкының гореф-гадәтләре турындагы материаллар тәкъдим ителәчәк. Китапханә фондыннан: «Наша Родина – Россия», «Города России», «100 самых интересных мест России», «Песни и стихи о Родине» энциклопедияләре һәм башка басмалар урын алачак.