Чаллыда «Карлы десант» эшли
Шәһәр урамнарын кардан чистартуда һәр кеше катнаша ала. 22, 25, 45 һәм 58 нче мәктәп укучылары Кояшлы бульварын кардан чистартты.
Шәһәр урамнарын кардан чистартуда һәр кеше катнаша ала. 22, 25, 45 һәм 58 нче мәктәп укучылары Кояшлы бульварын кардан чистартты.
Автокала торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенә зур игътибар бирә. 2024 елда 108 күпфатирлы йортка капиталь ремонт ясалды. Быел тагын 127сен ремонтлау планлаштырыла.
Быел «Куркынычсыз сыйфатлы юллар» федераль программасы кысаларында Боровецк күперен капиталь ремонтолау дәвам итә. Барлык эшләр 2025 елның 20 ноябрендә тәмамланырга тиеш. Бүгенге көндә 44 процент эш башкарылды. Бу хакта шәһәр хуҗалыгы һәм халык яшәешен тәэмин итү идарәсе башлыгы Руслан Вилданов хәбәр итте.
Шәһәр хакимиятендә юл хәрәкәте иминлегенә багышланган киңәшмә узды. Анда Чаллы Дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе Радий Кадиков 2024 елга нәтиҗә ясады.
Чаллы хакиме Наил Мәһдиев автокаланы яңа елга бизәүгә зур өлеш керткән предприятие һәм оешма, территориаль иҗтимагый совет җитәкчеләренә диплом тапшырды.