Шимбә, 13 июнь 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Чаллы хатын-кызлары хәрби хезмәткәрләргә ярдәм итәләр

Чаллы волонтерлары махсус хәрби операциядә бурычларны үтәүче хәрби хезмәткәрләргә актив ярдәм күрсәтүне дәвам итәләр. Өч атна дәвамында Автозавод районында Чаллы хатын-кызлары маскировка челтәрләре үрәләр.

Бу тырыш хезмәт белән гади чаллылар, нигездә, хатын-кызлар шөгыльләнә. Зур челтәрне кеше санына карап, якынча 7 сәгатьтә үрәләр. Волонтерлар әйтүенчә, процесс авыр түгел. Барлык яңа килүчеләрне өйрәтәләр һәм эшләренә булышалар. Хәзер кешеләр җитми, ярдәм һәм эшче куллар кирәк. Алар 27 комплекстагы «Рак победим» бинасында эшлиләр.

Волонтерлар «Русский порядок» фонды белән хезмәттәшлек итәләр, ул аларга материаллар белән тәэмин итә һәм әзер продукцияне хәрбиләргә тапшыра. Челтәрләрне Чаллының битараф булмаган эшмәкәрләре ярдәмендә ясалган махсус станокларда үрәләр.

Хәзер иреклеләр көн саен ак төстәге кышкы маскировка челтәрләре үрәләр. Яхшы челтәр җиңел, компакт һәм чынбарлыктагы кебек күренергә тиеш. Биредә җәяүле гаскәрләр өчен 4 квадрат метрлы һәм техника өчен 18 квадрат метрлы челтәрләр тегәләр. Челтәрләргә ихтыяҗ зур, чөнки бу кулланыла торган материал.

«Сез башкарган әһәмиятле эш өчен шәһәр мэры Наил Мәһдиев һәм Автозавод районыбыз исеменнән сезгә рәхмәт белдерәм. Читтә калмавыгыз, вакыт, материаллар һәм битараф булмаган кешеләрне табуыгыз өчен рәхмәт», – дип рәхмәт белдерде Автозавод районы башлыгы Винер Харисов. Шулай ук аларга рәхмәт хаты һәм чәй янына күчтәнәчләр тапшырылды.

Район башлыгы һәр волонтер белән шәхсән сөйләште, нинди ярдәм кирәклеген сорашты. Барлык мөрәҗәгатьләр эшкә алынды, ләкин аларга иң беренче чиратта иреклеләр кирәк. Бу мөһим эштә катнашырга теләүчеләр барысы да 27/04 адресы буенча килә алалар.

Кабул итү графигы