Чәршәмбе, 10 июнь 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Депутатлар балаларның хыялларын тормышка ашырачак

Шәһәр Советы депутатлары, Башкарма комитет хезмәткәрләре һәм предприятие җитәкчеләре «Теләкләр чыршысы» еллык акциясендә катнаштылар.

Чыршыга балаларның Яңа елга бүләк итеп алырга теләгән хыяллары язылган шарлар эленә. Чыршыдагы теләкләр очраклы түгел: алар аз керемле гаиләләрдәге, инвалид балаларның һәм «Асылташ» социаль приютында тәрбияләнүче яшь чаллыларның хыяллары.

«Без моны игелекле традициягә әйләндердек. Без ата-анасыз калган, опека яки попечительлек астында булган балаларны билгеләдек. Шулай ук сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар да үз теләкләрен яздылар. Без аларны котлаячакбыз, яшь чаллыларыбызга шатлык өләшәчәкбез», – дип уртаклашты Ирина Сагидуллина.

Кемнең нинди хыялын тормышка ашырачагын алдан беркем дә белмәде. Бүләкләр Яңа ел алдыннан балаларга тапшырылачак.

Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев тә Яңа ел алдыннан үткәрелә торган хәйрия акциясендә катнашты. «Бүләкләр тапшырырга, балаларны шатландырырга кирәк. Бу безнең яшь чаллыларга карата җанлы мөнәсәбәтне күрсәтә». Шәһәр башлыгы чыршыдан өч шар алды, димәк, Яңа елга кадәр Чаллы мэры тырышлыгы белән малайлар һәм кызларның өч кадерле теләге тормышка ашырылачак.

Кабул итү графигы