Дүшәмбе, 08 июнь 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Инвалидлар унлыгы кысаларында Чаллыда төрле спорт төрләре буенча ярышлар узды
Инвалидлар унлыгы кысаларында Чаллыда төрле спорт төрләре буенча ярышлар узды
Инвалидлар унлыгы кысаларында Чаллыда төрле спорт төрләре буенча ярышлар узды

Яр Чаллы шәһәрендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен Спартакиада узды.

Инвалидлыгы булган кешеләр армрестлинг, шахмат, шашка, дартс, бочча һәм өстәл теннисы кебек дисциплиналарда үзләрен күрсәттеләр. Анда йөздән артык чаллылы катнашты. Алар арасында коляскадагы баскетбол командасы да бар иде, аның уенчылары үз үсешләре өчен төрле спорт төрләре белән шөгыльләнәләр.

Күрү, ишетү, терәк-хәрәкәт аппараты бозылган кешеләр һәм коляскада йөрүчеләр үзләренең спорт осталыкларын күрсәттеләр.

Спортчылар сәламәтлекнең чикле булуы – бары тик хезмәт, ныклы ихтыяр һәм үзеңә ышаныч ярдәмендә җиңеп чыга торган киртәләр генә икәнлеген исбатладылар.

Кабул итү графигы