«КАМАЗ-мастер» командасының спорт үзәгендә беренче тапкыр паспортлар тапшыру тантанасы узды
Легендар «КАМАЗ-мастер» командасының спорт үзәгендә беренче тапкыр Яр Чаллы шәһәренең яшь гражданнарына паспортлар тапшыру тантанасы узды. Барлыгы 14 яшькә җиткән 22 Чаллы егете һәм кызлары паспорт алды.