Сишәмбе, 02 июнь 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
< p>бүлекнең төп бурычлары булып Яр Чаллы шәһәре территориясендә халыкка транспорт хезмәте күрсәтү мәсьәләләрен координацияләү һәм җайга салу тора.

< p>бүлек эшчәнлегенең төп юнәлешләре булып:

- шәһәр халкының даими муниципаль маршрутлар буенча гомуми файдаланудагы транспортка транспорт хезмәте күрсәтүгә ихтыяҗын өйрәнү;

- даими муниципаль маршрутлар буенча халыкка транспорт хезмәте күрсәтүгә заказ булдыру һәм аны урнаштыруны тәэмин итү, шул исәптән кирәкле документлар әзерләү;

- даими муниципаль маршрутлар буенча пассажирлар йөртүне гамәлгә ашыручы ташучылар реестрын алып бару;

- муниципаль маршрутлар реестрын алып бару һәм аның нигезендә муниципаль маршрут челтәре схемасын эшләү;

- муниципаль маршрут челтәрен булдыруны тәэмин итү;

- Чаллы шәһәре муниципаль берәмлегенең административ-техник комиссиясе эшчәнлеген тәэмин итү;

- муниципаль маршрутлар паспортларын һәм даими муниципаль маршрутлар буенча пассажир транспорты хәрәкәте расписаниеләрен әзерләү;

- диспетчерлык пунктлары эшен контрольдә тоту;

- муниципаль маршрутлар буенча пассажирлар йөртүне гамәлгә ашыручы ташучыларның кагыйдәләрне, стандартларны, нормативларны һәм кабул ителгән Шартнамә йөкләмәләрен үтәвен тикшереп торуны тәэмин итү;

- муниципаль маршрутларны төзекләндерүне һәм карап тотуны оештыру, шул исәптән мондый маршрутларда тукталыш пунктларын төзекләндерүне һәм карап тотуны оештыру;

-уңайсыз юл яисә һава торышы-климат шартлары яисә гадәттән тыш хәлләр аркасында расланган расписаниене бозган очракта пассажир ташучыларның транспорт чаралары эшен муниципаль маршрутларда координацияләү;

- шәһәр халкына муниципаль маршрутлар исемлеге, алар буенча хәрәкәт расписаниесе турында мәгълүмат бирүне тәэмин итү;

- билгеләнгән тәртиптә маршрут челтәрен төзегәндә файдалану өчен халыкка транспорт хезмәте күрсәтү сыйфаты күрсәткечләре системасын аларның норматив күрсәткечләре белән әзерләүне гамәлгә ашыру;

< p> - халыкка транспорт хезмәте күрсәтү мәсьәләләре буенча гражданнарның һәм юридик затларның шикаятьләрен һәм мөрәҗәгатьләрен карау.

Хезмәткәрләр

Мөхәммәтдинова Алиса Наил кызы

Транспорт һәм элемтә бүлегенең баш белгече

Бәхтиярова Чулпан Фәрит кызы

Транспорт һәм элемтә бүлегенең баш белгече

Никитина Алина Николаевна

Транспорт һәм элемтә бүлегенең әйдәп баручы белгече

Кабул итү графигы